Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

19 протокол

Узган атнада маска режимын санламаган райондашларга шул кадәр административ протокол төзелгән

. Бу хакта Әтнә Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев хәбәр итте.
Бу чорда җаваплылыкка тартылучыларның 14е – физик зат, янә 5е – юридик зат. Ә штрафлар саллы, җәмәгать: Законны үтәмәүчеләр 1дән 15 мең сумга кадәр штраф түләячәкләр. Шунысы да бар, араларында, “ИП”лар, автобус йөртүчеләр дә шактый. “Безнең бурыч – штрафларның саны түгел, райондагы хәлне тотрыклы итү. Маска режимын, зинһар, саклагыз. Ә кибетчеләргә перчаткалар да кияргә кирәк. Бездә, еш кына: “Авыру миңа кагылмый, бу очракта берни дә булмас әле”, ­– дип өметләнүчеләр очрый. Андыйга өметләнмик! Законда кушканны төгәл үтик!” – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев