Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

26 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән

31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр “Җәяүле” исемле оператив-профилактик чара дәвам итә. Бу хакта районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.

“25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәрге чорда район юлларында 26 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде”, – диде ул. Аерым алсак, 10 транспорт йөртүче куркынычсызлык каешы эләктермичә йөргән. Моннан тыш 4 йөртүченең түләмәгән административ штрафы булу ачыкланган. Шулай ук 4 җәяүле дә транспорт юлын тиеш булмаган урында аркылы чыккан өчен җаваплылыкка тартылган. Бу чорда 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Иминият кәгазе һәм хәрәкәт итү учеты булмаган, йөк ташу кагыйдәләрен бозган, чатны узу кагыйдәләрен төгәл үтәмәгән берәр техника йөртүче җаваплылыкка тартылган. Юл билгесен бәрдергән йөртүче дә ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев