Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнә районыбыз юлларында, 14-19 ноябрь көннәрендә, 22 административ хокук бозу очрагы теркәлгән

Юлда йөргәндә игътибарлы булыгыз.

Автоинспекция җитәк­чесеннән алган мәгъ­лү­мат­ларга караганда, 14-19 ноябрь көннәрендә районыбыз юлларында 22 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. 
Аерым алсак, бу чорда транспорт руле артына утырган 2 исерек йөртүче тоткарланган, ә 1 машина йөртүче автоинспекторның туктарга дигән таләбенә буйсынмыйча узып киткән. Юл кагыйдәләрен бозуның тагын бер бик куркыныч төре – алда барган транспортны тиеш булмаган урында  3 тапкыр узу очрагы теркәлгән. Аларга 5әр мең сум административ штраф түләргә туры киләчәк.

Хәер, транспортта йөрүче өчен һәр төр кагыйдә бозу куркыныч. Әйтик, шушы ук чорда транспорт тәрәзәләрен тиешледән артык тонировкалаган 6 йөртүче тоткарланган. Шулай ук куркынычсызлык каешын такмаган 4 йөртүче дә административ җавапка тартылган. Ике йөртүченең иминият белешмәсе булмаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев