Күрше Арча районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән
Юл иминлеге

Күрше Арча районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» пассажиры үлгән. Фаҗига сәбәпләрен автоинспекторлар тикшерә.

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча,18 яшьлек йөртүче идарә иткән «Лада» автомобиле каршыдагы машинаны узып киткәндә «ВАЗ» машинасы белән бәрелешкән, аның рулендә 56 яшьлек ир-ат булган.

Татар-информ


Нет комментариев