Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Көзге каникуллар»

Алсу Сафиуллина, Әтнә- Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

Татарстанда шул исемдә профилактик чара старт ала
 2-8 ноябрьдә респуб­ликада балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» дигән киң күләмле чара узачак.
2020 елның 9 аенда рес­публика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган, 367се имгәнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә юл һәлакәтенә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 6 пассажир-бала һәлак булган. Шул сәбәпле, аның кысаларында балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшү белән бәйле рәвештә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре кечкенә җәяүлеләрне дә игътибардан читтә калдырмаячак. Белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга чакыра.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев