Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

"Әтнә-Казан" автобусы штрафка тартылды

16 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәрге аралыкта

Татарстан Республикасында "Автобус" операциясе башланды.

Әлеге операция барышында юлларда хәрәкәт иткән автобуслар тикшереләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәләме, тиешле документлары бармы...- кыскасы, юл хәрәкәте инспекторлары барын да берәмтекләп тикшерәчәк.

Кичә операция башланды гына әле, бер автобуска тиешле кагыйдәләр үтәлмәгәнгә, акт төзеп тә өлгергәннәр инде.  "Штраф түләргә туры киләчәк", - диләр. 

Кеше гомерләре өчен җаваплылыкны үз кулыгызга алгансыз икән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә төгәл үтәгез инде дип әйтәсе килә машина йөртүчеләргә. 

Имин юллар телибез. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев