Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәләр, юл хәрәкәте тәртибен саклаучылар белешмә алу кирәклеген кисәтә

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшибез. Аңлату да, кисәтү дә җитәрлек булды күк.

Тик юллардагы патруль машиналарында эшләүче район эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре, юл хәрәкәте тәртибен тикшерүче инспекторлар бар кешедә дә рөхсәт язуы булмавын хәбәр итә. - 

- Районыбыз юлларында дистәгә якын патруль хезмәте тәртип сагында тора. Бүген хәрәкәт итүчеләрне алсак,  6 кешедә рөхсәт кәгазе юк иде, булганы да кайберсе тиешенчә тутырылмаган. Бүген аңлаттык, ничек булырга тиешлеген күрсәттек. Иртәгедән тәртип катгый булачак. Роспотребнадзор  белгечләре штраф яза башлаячаклар, - дип кисәтә юл хәрәкәте тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев. 

Хөрмәтле райондашлар! Тагын бер кат документларыгызның дөреслеген, бармы-юкмы икәнлеген тикшереп алыгыз. Ни өчен дигәндә, штрафлар саллы.

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев