Үлемгә китергән һәлакәт
Юл иминлеге

Үлемгә китергән һәлакәт

15 июнь-Мөслим районында Changan автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган, кюветка төшкән һәм ауган.

Нәтиҗәдә 25 яшьлек пассажир җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә, анда соңрак вафат була.

Машина йөртүче һәм тагын бер пассажир җәрәхәтләр алган.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. 
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

Госавтоинспекция Татарстана


Нет комментариев