Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәяүлегә юл бирмәсәң

14-20 сентябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 24 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасында  җиде йөртүчегә – куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә,  өчесенә – штрафын вакытында түләмәгән өчен  административ протоколлар төзелгән. Шул ук вакытта бер йөртүчегә җәяүлегә юл бирмәгән өчен 2 мең 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Ике вак юл һәлакәте килеп чыккан. Юлларда игътибарлы булыйк. Фаҗигаләр килеп чыгудан сак­ланыйк. Штрафлары булучылар аны вакытында түләү кирәклеге хакында онытмасыннар иде. Шулай булмаганда андыйларга штрафны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. Яисә 15 тәүлеккә арест яки 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр каралган.
Фәридә Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев