Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юлларда тәртип аксый

Район юлларында барлыгы 42 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта Эчке эшләр бү­ле­генең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә. Сигез йөртүче — куркынычсызлык каешын такмаган, дүрт транспорт чарасының номерлары пычрак, бер йөртүче — җәяүлегә юл бирмәгән, дүртесенең страховкасы булмау сәбәпле административ җаваплылыкка тартылганнар. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Юлны дөрес урыннан чыкмаган ике җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк. Атна эчендә өч йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган өчен тоткарланган. Бүлекчә җитәкчесе  штрафларны вакытында түләү кирәклегенә дә басым ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев