Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Әтнәнең көрәш (яшүсмерләр) командасы

Әтнәнең көрәш (яшүсмерләр) командасы
  • Тасвирлама:

    Көрәш командасының тренеры – Шәрәфиев Радик Ирек улы.

  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/atnya/org5664/read-news/3659700

Әтнә районы үзенең актив спорт тормышы белән дан тота, бигрәк тә көрәш, баскетбол һәм хоккей кебек популяр спорт төрләре буенча. Спорт өлкәсендәге уңышлары белән Әтнә данын яклыйлар. Актаныш районында ТРның Беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча республика күләм турнир узды. Быел бик күп кенә яшь батырларга олы келәмгә юллама биргән әлеге мәртәбәле турнир 25 нче тапкыр оештырылды. Ярышта 50 команда 390 га якын көрәшче катнашкан. Безнең Әтнә районыннанда әлеге турнирда 11 вес категориясендә 11 көрәшчебез уңышлы көч сынашып призер булып кайттылар. 46 кг. авырлыкта Мөхәмәтшин Ильяр Ирек улы 3 урынны, 36 кг. авырлыкта Хәкимов Риназ Рәдис улы 2 урынны яулап кайттылар. Барлык җиңүчеләрнең уңышлары алга таба да дәвамлы булсын. Көрәшчеләребезне ярышка әзерләгән тренер Шәрәфиев Радик Ирек улы.