Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Әтнәнең спорт командалары

Әтнә районы үзәгендә спортны популярлаштыру максатыннан 2006 елдан бирле «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәге эшләп килә.

   Әтнә районында спорт белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Хәзерге заман кешесе сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Бу шулай  булырга тиештәдер. Чөнки сәламәтлекнең төп нигезе – хәрәкәттә. Спорт – ул үз-үзеңне үстерү һәм тәрбияләү чарасы, бу хакта беркайчан да онытырга ярамый. Чын спортчы гына үз-үзе һәм кимчелекләре белән көрәшергә сәләтле. Ә төрле спорт ярышларында җиңү – ул  үз гамәлләреңә игътибарны туплау, тиз карарлар кабул итүгә, үз көчеңә ышанырга мөмкинлекләр бирә.