Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы

Сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты

Сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты
  • Тасвирлама:

    Гатаулла Даутов 1867 елның 24 августында туган. Әтнәнең иң бай сәүдәгәрләреннән берсе булган. Гатаулланың ике хатыны була (революциягә кадәр Россиядә күп хатынлы булу рөхсәт ителә), әмма балалары булмый. Йорт XIX гасырның икенче яртысында - XX гасыр башында төзелә.

  • Сайт:

    myk.apkm@mail.ru

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 14 йорт, 422750

1895 ел – XIX йөз башында төзелгән сәүдәгәр Гатаулла Даутов утары комплексы мезонинлы 2 катлы торак йорт, ат сарайлары, складлар, мунча, кибет, койма, ике капкадан (чиста һәм хуҗалык ишегалдына) тора. Совет чорында торак йорт коммуналь торак, военкомат, тулай торак буларак кулланыла. 1994 елда бинаны реставрацияләү башлана. 2010 елдан утар территориясе музей мәйданчыгы буларак файдаланыла, монда Әтнә районы туган якны өйрәнү музее фондлары урнашкан.