Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Әтнә муниципаль районының истәлекле урыннары

Әтнә муниципаль районында нинди тарихи, матур һәм истәлекле урыннар белән мөстәкыйль танышырга мөмкин? Бу бүлектә шул хакта сөйлибез.

«Әтнәм» диеп юкка гына халык җырларына кермәгән безнең төбәк.

Аның искиткеч бай һәм тирән, гүзәл дә, шанлы да тарихы бар, аның «Әтнә сөйләме» дип галимнәр тарафыннан татар теленең эталоны итеп кабул ителгән ана теле бар. Гасырлар аша милләтебезнең асылын, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасын саклап килгән сынмас рухы, үз җаны бар. Казан артының борынгы мәгърифәт нурын йөрәкләрендә йөртүче мөгаллимнәре, табиблары, мәдәният әһелләре бар. 

Данлыклы «Ашыт» елгасы һәм аның белән чиктәш территорияләр, «Калатау» объекты, борынгы татар сәүдәгәрләре йортлары һәм әлбәттә, бөек Тукай булган авыллар, музейлар — болар барысы да туризм чыганаклары. 

Чытырманлык урманнары, тирән сулары булмаса да, Әтнә ягы уңдырышлы туфрагы, җиләкле болыннары, тырыш халкы белән билгеле.

Казан арты, Әтнә төбәгенең татарның татарлыгын, динен, иманын саклап калуда әһәмияте бәһаләп бетергесез олы. Явыз Иван Казанны яулаганнан соң, көчләп чукындырудан качкан, исламга, ата-бабаларының борынгы гореф-гадәтләренә тугры калган халык нәкъ менә Казан артында үзенә сыену таба.

Әтнә районы 1990 елның 25 октябрендә Татарстан президенты Указы белән кабат оештырыла. Моннан соң районда яңа төзелешләр, дингә кайту, үткәнне барлау, тарихи гаделлекне торгызу — яңарыш чоры башлана. Әйтик, 1997 елда «Әхәт» мәчете төзелә. Данлыклы шәхесләр белән бәйле музейлар ачыла.