Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Мәктәптән тыш эшләр үзәге

Мәктәптән тыш эшләр үзәге
  • Тасвирлама:

    Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең төрле түгәрәкләре Әтнә районының һәр мәктәпләрендә эшләп килә. Сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә актив эшлиләр. Җыр-бию, бәйләү серләре берләшмәсенә йөрүче укучылар зур кызыксыну белән өйрәнәләр.

  • Эш вакыты:

    Дүш-шим 09:00 – 16:00

  • Телефон:
    • 8 (84369) 2-16-00
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/atnya/page518712.htm

  • Адресы:

    Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 2 йорт

Учреждение 1939 елда оештырылган. 1991 елга кадәр оешма «Әтнә Пионерлар йорты» исеме астында эшли. 2014 елда Әтнә районы башкарма комитеты карары белән учреждение Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Мәктәптән тыш эш үзәге» Балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе итеп үзгәртелә. Түгәрәкләргә музыка әдәбияты, вокаль ансамбль, рәсем, сынлы сәнгать, халык-сәхнә биюе, классик бию, концерт номерлары әзерләү, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте нигезләре керә. Әлеге түгәрәкләрдә сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә актив эшлиләр. Түгәрәкләрдә йөргән укучы балалар төрле бәйгеләргә катнашып, районда узган «Әтнә сандугачы», «Созвездие-Йолдызлык»та да югары урыннарга ирешәләр.