Әтнә районы тарихы
Әтнә районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан, Татарстан Республикасының Арча, Биектау районнары, Мари Эл Республикасының Морки районы белән чиктәш. Әлеге бүлектә сез Әтнәнең район булып кайчан билгеләнүен, бабаларыбызның яшәү рәвешен, һәм дә Әтнәбезне таныткан күренекле шәхесләребез турында укып белә аласыз.
Әтнә районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан, Татарстан Республикасының Арча, Биектау районнары, Мари Эл Республикасының Морки районы белән чиктәш. Территориянең мәйданы 681,4 км. ны тәшкил итә.
920 елга кадәр территориясе Казан губернасының Казан һәм Краснококшай (1919 елга кадәр — Царёвококшай) өязләренә, 1920–1930 елларда ТАССРның Арча кантонына керә.
Район Тукай районы буларак оештырыла. Оешкан вакытында районга 58 авыл советы, 61 402 кеше (татарлар — 60 333, руслар — 1 069) яшәгән 81 торак пункт керә.
Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.
1935 елның 10 февралендә территориясе Тукай (1938 елның 25 мартыннан — Әтнә) һәм Кызыл Юл (үзәге — Яңа Кенәр авылы) районнарына бүленә.
1940 елда Әтнә районының мәйданы — 676 кв. км, халкы — 36,7 мең кеше, 28 авыл советы, 54 торак пункт була.
1959 елның 12 октябрендә Әтнә районы Тукай (1956 елның 18 июленә кадәр — Кызыл Юл) районы белән кушыла (район үзәге — Олы Әтнә авылы).
ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Тукай районы таркатыла, биләмәсе Арча районына бирелә.
1990 елның 25 октябреннән Әтнә районы — яңадан мөстәкыйль административ берәмлек.
Чал тарих
Районның күп кенә авыллары Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорыннан бирле билгеле.
Мәсәлән, Күәм авыл җирлеге территориясендә безнең эрага якынча IV–XV гасыргы Әйшияз Кала-тау шәһәре — төбәк әһәмиятендәге археология һәйкәле урнашкан.
Ныгытма-шәһәр Болгар дәүләте заманында яшәгән һәм эре сәүдә үзәге булып торган. Аның исеме шулай ук «Идегәй» халык эпосында очрый.
Районның борынгы тарихы турында мөселман татар зиратларында XIV, XVI–XVIII гасырларда яшәгән эпитафия һәйкәлләре дә сөйли. Кайбер каберләрдә текстлар XVI гасырның беренче яртысындагы гарәп-татар рельеф язуы белән язылган.
Олы Әтнә урамы
Бабаларыбызның яшәү рәвеше
Казан арты — Әтнә төбәгендә халык күп яшәгән. Халкына тукланыр өчен сөрүлек җирләре кирәк булган.
Шуның өчен дә бу якларда урман бик күп киселгән, киселгән җирләр эшкәртелеп, икмәк үстерү өчен файдаланылган.
Республикабызның хәзерге урман картасын карасаң, Әтнә һәм Арча районнары урманнарның бик аз мәйданда булуына инанасың.
Чыннан да, бу безнең якта халыкның күп яшәгәнлеген күрсәтә торган дәлил.
Урман киселеп, сөрүлек җирләр арттырылса да, бу гына җитми. Халык һөнәрчелек белән ныклап шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәдә һөнәрчелек зур үсеш ала.
ХIХ-ХХ гасыр башларында татар халкының социаль-икътисади тормышында базар һәм ярминкәләрнең роле зур булган.
Җирле халыкка сәүдә итү өчен иң уңайлы һәм арзанлы ысул булып базарлар торган, чөнки крестьяннар үзләренең товарларын базарларда сатканнар.
Олы Әтнә базары күренеше.
Мунчаладан чыпта сугу һөнәре җайга салынган.
Бу кәсеп Казан арты татар авылларында киң таралган була. Үз ызбасында чыпта сугу белән шөгыльләнгән ялгыз хуҗалыкчы кустарьлар белән беррәттән, мануфактура җитештерү принциплары белән эшләүче артельләр дә барлыкка килә.
Мондый артельләр уңган, булдыклы осталар инициативасы белән төзелә, яисә чыпта сату буенча махсуслашкан сәүдәгәрләр тарафыннан оеша.
Җирле осталар әзерләгән эшләнмәләрнең төп өлеше Казан шәһәрендә сатыла. Моның белән бергә, продукция башка төбәкләрдә дә югары бәяләнгән һәм аларга ихтыяҗ зур булганын әйтергә кирәк.
Аеруча Әтнә ягы татарлары җитештергән чыпта иң яхшылардан саналган.
Гадәттә бу эшкә, авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач, көз ахырында тотынып, яз җиткәч туктаганнар.
Чыпта сугучыларның эш көне бик озын, хәтта 14 сәгатькә кадәр җиткән.
Төнге сәгать икедә башланган эш, кыска тәнәфесләр ясап, кичке сигездә тәмамланган.
Бөтен гаиләләре белән эшләгәннәр, балалар да читтә калмаган: малайлар мунчала әзерләсә, үсмер яшьтәгеләре «энәче» вазифасын башкарган.
Безнең район татар халкын таныткан күп кенә шәхесләрнең ватаны булып тора.
Владислав Ачалов — Россия хәрбие, генерал-полковник, ССРБ саклану министры урынбасары.
Илдар Шәфикъ улы Әүхәдиев — СССР Министрлар советының дин эшләре буенча Совет вәкиленең урынбасары.
Гөлүсә Батталова, шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты.
Әхмәт Һади улы Бикчәнтәев — архитектор, профессор, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1969), РСФСР атказанган архитекторы (1970).
Мансур Мәсхүт улы Вәлиев — генерал, Россия федераль чик буе гаскәрләре башлыгының беренче урынбасары.
Исмәгыйль Гали улы Гайнетдинов — архитектор, рәссам, профессор, ТАССР, БАССР, Төньяк Осетия АССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Габделхәй Халик улы Галиәхмәтов — Казан моторлар төзү берләшмәсе бригадиры, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Фәйзи Әхмәтхан улы Галиев — РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган агрономы, СССРның10 нчы чакырылыш Югары Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Риф Хоббул улы Гатауллин, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Марсель Җаббаров), драма актеры һәм режиссер, ТАССР халык, РФ атказанган артисты.
Илнур Закиров, драма актеры, Татарстанның атказанган артисты, М. Җәлил премиясе лауреаты.
Зөлфирә Сафа кызы Зарипова — Камал театры артисты, ТР халык артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты.
Назлыгөл Латыйпова (Олы Мәңгәр) — Тинчурин театры актрисасы, ТАССР атказанган артисты.
Нәҗип Гәрәй улы Мадьяров — шагыйрь, ТССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Шиһабетдин Мәрҗани — мәгърифәтче, фәлсәфәче, тарихчы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече.
Илдар Малик улы Низамов — язучы, филология фәннәре докторы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР атказанган фән эшлеклесе.
Рәшит Рәхмәти Арат — профессор, тюрколог, филология докторы, Төркия, Алмания ФА академигы.
Наил Закир улы Сабиров — РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Әсгать Әхмәтгали улы Сәфәров — Татарстан президенты аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» ААҖ директорлар шурасы рәисе. Генерал-лейтенант.
Айрат Габит улы Ситдыйков — археолог, Тукай премиясе иясе.
Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан АССРның атказанган мәдәният эшлеклесе.
Марсель Шәрифҗан улы Таһиров — ТР ФА мөхбир-әгъзасы, «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» генераль директоры.
Радик Хәбибрахман улы Фәизов — язучы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Сибгат Таҗи улы Хәкимов (Сибгат Хәким) — ТАССР халык шагыйре, Тукай премиясе, РСФСР М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова — Камал театры музее мөдире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты.
Самат Фәтхерахман улы Шакиров (Самат Шакир) — язучы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.