Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әтнә муниципаль районы турында

Әтнә муниципаль районы турында

Әтнә районы – Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан.

Әтнә муниципаль районы башлыгы – Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы.

Әтнә районы гербы символлар һәм аллегорияләр телендә төбәкнең уникальлеген күрсәтә.

Әтнә җире — борыңгы татар культурасы үзәкләренең берсе. Халык йолалары һәм гореф-гадәтләре, татар әдәби теле монда тулысынча сакланган.

Традицион милли орнамент элементы — лалә чәчәге җирле халыкның халык традицияләренә тугрылыгын символлаштыра; татарларның матди һәм рухи культурасын саклау һәм үстерүдә Әтнә районының мөһим ролен күрсәтә.
Лалә чәчәгенең конурын төшергән язу каурые — Казан аръягы үзәге булган һәм бик күп бөек кешеләрнең — педагогларның, галимнәрнең, шагыйрьләрнең ватаны булган күп гасырлык мәгърифәт, рухи культура символы. Монда күренекле галим һәм рухи эшмәкәр Шиһабетдин Мәрҗани, татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Сибгат Хәким, күренекле тел белгече Рәшит Рәхмәти-Арат туган. Каурыйның алтын өлеше борыңгы авыл хуҗалыгы традицияләрен һәм заманча югары технологияле авыл хуҗалыгы производствосын — төбәк икътисадының нигезен символлаштыра.
Алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.
Көмеш — уйларның һәм омтылышларның чисталыгы, камиллеге, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы. Зәңгәр — намуслылык, вөҗданлык рухилык символы.

Район территориясе 47 торак пунктны үз эченә ала, алар 12 авыл җирлегенә берләштерелгән.

Әтнә – авыл хуҗалыгы районы. Районыбызнынның төп шөгыле – авыл хуҗалыгы җитештерүе. Районда  9 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 4 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Әлеге оешмалар сөт, ашлык, ит җитештерәләр. Алар ярдәмендә район әлеге өлкәдә Татарстан Республикасында алдынгы урында тора.

Туфрак ярлы, тозлы, булса да (дерново-подзолистая и серая лесная) ел саен бөртекле һәм азык культураларыннан югары уңыш алалар.

Әтнә районында  53417 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шунын эченнән 46650 га сөрулек җире.

Район хуҗалыкларында 31760 мең баш эре мөгезле терлек, 173 ат бар.

2024 ел уңышыннан  59366  тонна ашлык уңышы алынды.

Ел дәвамында 122,6 мең тонна сөт, 5 мең тонна ит җитештерде. Районыбыз авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп кенә алдынгы прогрессив башлангычларның һәм инициативаларның инициаторы булып тора.

Шул ук вакытта башка хуҗалыкларның тәҗрибәсенә дә бик игътибарлы.

2020 ел башына халык саны 12 883 кеше тәшкил итә.  

Административ үзәк –  Казан ханлыгы чорында нигез салынган Олы Әтнә авылы.

Районның мәйданы 681,4 км2 тәшкил итә. Татарстан Республикасының Арча һәм Биектау районнары һәм Марий Эл Республикасы (Морке районы) белән чиктәш. Рельеф 160-180 метр биеклектәге калкулыклы тигезлектән гыйбарәт.

Олы Әтнә авылында «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркы бар.

«Туган ягым» паркында балалар өчен уен зоналары, йөрү һәм велосипедта йөрү урыннары урнашкан.

Олы Әтнә авылында «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркы урнашкан. «Туган ягым» паркында балалар өчен уен зоналары, йөрү һәм велосипедта йөрү урыннары, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган стенд урнашкан. Паркта төрле чаралар һәм фестивальләр үткәрелә.

Тирә-ягы матур чәчәкләр, декоратив үсемлекләр белән әйләндереп алынган.

 

Иң югары нокта – 224 метр, ул Иләт-Ашыт елгаларының төньяк-көнбатышында, иң түбәне – 92 метр, районның көнбатыш чигендә, Ашыт тугаенда урнашкан.

Урманнар район мәйданының 3,9 % ын били. Иң зур елга – Ашыт.

Саклана торган табигый территорияләргә «Ашыт» комплекслы тыюлыгы керә, ул 2,7 мең гектар мәйданны били – район территориясеннән 4%. Монда пошилар, кабаннар, төлкеләр, бурсыклар, куяннар беләк һәм кыр куяннары, америка чәшкеләре, сасы көзәннәр һәм ондатрлар, шулай ук 200 дән артык кош-корт очрый.

Авыл хуҗалыгы 

Әтнә — авыл хуҗалыгы районы. 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе арыш, бодай, солы, карабодай, арпа, тары, борчак, рапс, көнбагыш игү, терлекчелек, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 

Мәгариф

Районда 11 урта, 1 төп, 9 башлангыч мәктәп, 1 балалар бакчасы-башлангыч мәктәп, 11 балалар бакчасы бар. Барлык белем бирү учреждениеләрендә дә белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Өстәмә белем бирү Әтнә Укучылар йорты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан бирелә. Урта профессиональ белемне Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы бирә.

Мәдәният

Районда мәдәни спорт үзәге, 13 мәдәният йорты, 27 клуб, район үзәк китпапханәсе, балалар китапханәсе, туган якны өйрәнү музее, Ш. Мәрҗани, С. Хәким музейлары бар.90 елдан артык тарихы булган Әтнә халык театры 2011елның март аенда «Әтнә дәүләт драма театры» статусын алды.

Медицина

Халыкка медицина хезмәтен Әтнә үзәк район больницасы һәм 27 фельдерлык-акушерлык пунктлары күрсәтә.