Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Әтнәнең күркәм җирләре

Әтнә ягы – ак як. Татарстанның төньягында җәелеп яткан районыбыз бик матур җирлектә урнашкан. Елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калку тигезлек, кырлар, болыннар, сөрүлекләр киң җәелгән. Кызыксынып кергән сайтыбыз кунакларын Әтнәнең кызыклы һәм матур урыннары белән таныштырабыз.

Олы Әтнә авылында байларның күп булуы авыл архитектурасына да йогынты ясамый калмаган.  Татар авылына хас җыйнак агач йортлар белән беррәттән, биредә зур, затлы йортлар һәм таштан салынган биналар да булган.

Сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты

Әтнәнең иң бай сәүдәгәре — Гатаулла Даутовның утары Олы Әтнә авылында бүгенге көндә дә сакланган.

Совет урамының 14 йортында урнашкан бу мәһабәт комплекс, Әтнә халкын гына түгел, килгән кунакларны, туристларны да үзенә җәлеп итә.

Бай йорты 1895 елда төзелгән, ике катлы агач йорттан, мунча, таштан салынган кибет, койма һәм ике капкадан тора.

Гатаулла Даутов Олы Әтнә авылында һәм якын тирәдәге базарларда сату иткән. 

Бу һөнәр нәселдә буыннан-буынга күчеп килгән, күрәсең. Гатаулла Даутовның әтисе Ибраһимов Хисмәтулланың кибете булуы турында архивта мәгълүматлар бар.

Гатаулла Даутов мануфактура, галантерея, бакалея, москатель, тимер һәм азык-төлек товарлары белән сату иткән.

Мануфактура товарлары белән сәүдә итү Гатаулла Даутовка зур табыш китергән.

Г. Даутов мунчаладан чыпта сугу һөнәрен дә җайга салган.

Бу кәсеп Казан арты татар авылларында киң таралган була.

Үз ызбасында чыпта сугу белән шөгыльләнгән ялгыз хуҗалыкчы кустарьлар белән беррәттән, мануфактура җитештерү принциплары белән эшләүче артельләр дә барлыкка килә.

Мондый артельләр уңган, булдыклы осталар инициативасы белән төзелә, яисә чыпта сату буенча махсуслашкан сәүдәгәрләр тарафыннан оеша.

Гатаулла бай да үз артелен төзи. 1901 елда аның карамагында җиде олы яшьтәге һәм җиде яшүсмер эшли.

Авыл халкы чыптаны үз ызбаларында сугалар. Хуҗа чи материалны (мунчала) крестьяннарга өләшә. 

100 данә чыптага 3 сум 50 тиеннән 4 сумга чаклы акча түли. Барлыгы сезонга 20 000 данә чыпта җитештерелә һәм сатыла, товар әйләнеше 1 600 сум тәшкил иткән.

Әлеге йорт совет чорында торак йорт коммуналь торак, военкомат, тулай торак буларак кулланыла.

1994 елда бинаны реставрацияләү башлана. 2010 елдан утар территориясе музей мәйданчыгы буларак файдаланыла, монда Әтнә районы туган якны өйрәнү музее фондлары урнашкан.

Мбук Атнинский-Районный-Краеведческий

Калатау

Халык телендә Кала тавы дип аталган, күпсанлы легенда-риваятьләргә сәбәпче булган әлеге биеклек археологлар тарафыннан кальга буларак тәгаенләнсә, халык исә, Казан шәһәренең борынгы урыны нәкъ менә биредә булуына ышанып яши.

Кала тавы археология фәненә Әйшияз шәһәрчеге исеме белән билгеле. Әлеге җирлектә истәлекле-тарихи өч урын бар.

Беренчесе — Күәм авылыннан 500 м көньяк-көнбатышта урнашкан Әйшияз шәһәрчеге зираты. Халык телендә ул Хан зираты дип йөртелә.

Әйшияз шәһәрчегеннән 400 м чамасы көнбатыштарак, урман эчендә Изгеләр зираты һәм Изгеләр чишмәсе урнашкан. Ашытның уң як биек ярында үскән урман эченнән салынган 159 басмалы тимер баскыч буйлап аска төшсәң, Изгеләр чишмәсенә килеп чыгасың.

Халык телендә йөргән риваятьләрбуенча элек Ашыт елгасы мул сулы булган.

Елга буйлап саллар агызганнар, көймәләр йөзгән. Бөек халыкның бөек тарихы шаһиты Ашыт елгасы ярында (Ашыт сүзе борынгы төркиләрнең нәсел башы саналган Ашин (бүре) ыругы атамасыннан килеп чыгуы гына да бик күп нәрсә турында сөйли!) бабаларыбыз кала төзергә ниятлиләр.

Әмма елганы яхшылап өйрәнгәннән соң, аксакаллар биредә зур шәһәр салырга ярамавы, Ашытка тиздән саегу куркынычы янавы хакында кисәтәләр.

Калатауда хан кирмәнен саклар өчен күпмедер кешеләрен калдырып, Казансу буена барып урнашалар. Кирмәндә калган кешеләр дә вакытлар узу белән Әйшияз һәм Күәм авылларына күченә.

Әнә шулай хыялдагы кала, тау исеменә әверелеп, бүгенгегә бары кайтаваз булып кына килеп җитә. Инде «Әләшә» бәйрәменең үзе хакында да сүз башларга вакыттыр.

Бөтен Казан арты халкының бәгырендә сулкылдаган «Әләшә» бәйрәме нәкъ шушы урында — Кала тавында ел саен җәй башында — сыерчык бала очырган атнаның җомгасында уздырыла.

Нинди бәйрәм соң ул «Әләшә»? Ул кайчан барлыкка килгән? Бүгенге көнгә кадәр нигә аны төбәк халкы күз карасы кебек саклый?

«Әләшә» — Казан арты татарларының мәҗүси заманнардан бирле үткәрә торган бәйрәме, әнә шуңа да халкыбыз өчен бик газиздер ул.