Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты

Сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты
  • Тасвирлама:

    Гатаулла Даутов 1867 елның 24 августында туган. Әтнәнең иң бай сәүдәгәрләреннән берсе булган.

  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 14 йорт, 422750.

Олы Әтнә сәүдәгәре Гатаулла Гыйсмәтулла (Хисмәтулла) углы 1867 елның 24 августында Олуг Әтнә авылында туа. Метрикә язуында әтисе зирагатьче Гыйсмәтулла Ибраһим улы, әнисе Бибигарифә дип язылган. Шәҗәрәләре Дауд (1775-11.08.1834) → Ибраһим (1802-1878) → Хисмәтулла (Гыйсмәтулла) (1835) → Гатаулла (24.08.1867-07.05.1931)4. Гатаулланың Бибифакия һәм Хәдичә исемле сеңелләре дә була. Беренче тапкыр, 1884 елда Гатаулла Ибраһим углы Кышлау авылы кызы Әшрәфҗамал белән никахлаша. «Мәһәр күләме 300 сум көмеш» дип күрсәтелгән. Бу никахтан 1890 елның 16 гыйнварында кыз бала туа. Тик Бибизиннәтбану 2 яшь тулыр тулмас 1891 елның 22 декабрендә вафат була. Соңыннан, балалары булмау сәбәпле, бабасы Ибраһимның бертуган энесе Гыйззәтулла улы Сәфәргалинең (07.06.1867) Факиһә (1902 елда туган) исемле сигез яшьлек кызларын тәрбиягә алалар. Кызның әнисе Мәлүфә исемле була. Факиһә: «Мин Гатаулла бай йортының чарлагында үстем» дип искә ала торган була. Буйга җиткәч Гатаулла аны Олы Әтнә авылы егете Дәүләтгалигә (1898) кияүгә бирә. Әмма бу никах та озын гомерле булмый, балалары булмау сәбәпле, аерылалар. Факиһә, икенче тапкыр Фәссахетдингә (1882) кияүгә чыга. Уртак балалары — Әнвәр (1925-1941) һәм Алмаз (1931) туа. Бу нәселнең дәвамчылары Татарстан Республикасында яшиләр. Гатаулла Хисмәтулла улы икенче тапкыр 1918 елның 28 сентябрендә Олы Мәңгәр авылы Мөхәммәдшакир Муса мөәзин улының кызы Бибимәрьям белән никахлаша. Мәһәр күләме 5 000 сум. Бүгенге көнгә килеп җиткән истәлекләрдән Гатаулла Даутовның өченче хатыны булганлыгы да ачыкланды. Ул 1931 елда Өмбе авылы (хәзерге Биектау районы) кызы Бибиәсма белән ярәшкән. Алар бергә берничә ай гына яшәп калганнар. Сөргенгә китәренә ике ай кала, Гатаулла бай кызны кире үз авылына кайтарып куйган. Революциядән соң илдә зур үзгәрешләр башлана. Репрессияләр көчәя, урта хәлле крестьяннарны, дин әһелләрен сайлау ирегеннән мәхрүм итәләр. Сталин репресиясе корбаннары кулаклар барлыкка килә. Авыл хуҗалыгында коллективлаштыру башлана. Бу хәл авылда яшәүче хәллерәк кешеләрнең малларын тартып алуга китерә, аларны чит җирләргә, авыр эшләргә җибәрәләр. Даутов Гатаулла Хисмәтулла улын 1931 елның 7 маенда кулга алалар. Колхозлар төзүгә каршы агитация һәм Совет власте чараларына каршы чыгышлар алып баруда гаеплиләр. Ул ТАССР Дәүләт сәяси идарәсе өчлек карары нигезендә 58 матдәнең 11 пункты белән биш елга концлагерьга хөкем ителә.  1989 елның май аенда гына реабилитацияләнә. Фәнни хезмәтләрдә, татар буржуазиясе вәкилләренең актив иганәче һәм хәйрияче булулары, игелекле эшләре турында язылып тора. Гатаулла Даутов та исә нәкъ шундыйлардан. Кеременең бер өлешен һәрвакыт ярлыларга тараткан, мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм иткән. Авыл халкы аның ике коесы булуы (берсе ишегалдында, икенчесе — урамда, йорт каршында) һәм җирле халык шуннан су ташыганлыгын бүген дә хәтерләүчеләр бар әле. Гатаулла Даутов образы матур әдәбиятта да үз урынын алды. Күренекле шагыйрә Гөлүсә Батталова «Җомга базары» исемле сәхнә әсәре иҗат итте. Музыкаль әсәр Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелып, тамашачы һәм театр белгечләренең югары бәясен алды. Тарихыбызда мондый шәхесләребезнең эзләре югалмасын иде. 2010 елдан утар территориясе музей мәйданчыгы буларак файдаланыла, монда Әтнә районы туган якны өйрәнү музее фондлары урнашкан.