Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Калатау елгалары

Калатау елгалары
  • Тасвирлама:

    Халык телендә Кала тавы дип аталган, күпсанлы легенда-риваятьләргә сәбәпче булган әлеге биеклек археологлар тарафыннан кальга буларак тәгаенләнсә, халык исә, Казан шәһәренең борынгы урыны нәкъ менә биредә булуына ышанып яши.

  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Күәм авылы, 422740

Кала тавы археология фәненә Әйшияз шәһәрчеге исеме белән билгеле. Әлеге җирлектә истәлекле-тарихи өч урын бар. Беренчесе — Күәм авылыннан 500 м көньяк-көнбатышта урнашкан Әйшияз шәһәрчеге зираты. Халык телендә ул Хан зираты дип йөртелә. Хан зиратыннан көнбатыштарак Әйшияз шәһәрчеге урыны. Тышкы ур (вал), чокыр, керү урыннары бүген дә әйбәт беленеп тора. Әйшияз шәһәрчегеннән 400 м чамасы көнбатыштарак, урман эчендә Изгеләр зираты һәм Изгеләр чишмәсе урнашкан. Ашытның уң як биек ярында үскән урман эченнән салынган 159 басмалы тимер баскыч буйлап аска төшсәң, Изгеләр чишмәсенә килеп чыгасың.