Бүген алмашынучан болытлы һава.
Әтнәдә яңгыр, көчле җил һәм +4 градуска кадәр җылы көтелә.
Көндез бераз (урыны белән ) яңгыр һәм җепшек кар яву ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгеннән.
Кичә хәбәр иткәнебезчә, республикада көчле җил булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (урыны белән 25 метрга) кадәр җитәргә мөмкин.
Нет комментариев