Татарстан халкын көчле кар һәм җил турында кисәттеләр
Кисәтү

Татарстан халкын көчле кар һәм җил турында кисәттеләр

Бүген төнлә, иртәгә иртән һәм көндез Татарстанда җепшек кар, тизлеге 21 метрга кадәр җитәчәк көчле җил һәм буран көтелә.

Күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый һава торышында сак булырга кирәк, шулай ук реклама такталары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый, дип искә төшерәләр.

Ашыгыч хәлләрдә 112 номерына шалтыратырга мөмкин.

ТАТАР-ИНФОРМ


Нет комментариев