Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белгеч сүзе

“Үҗәтлеген хуплыйм...” - шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Әтнә таңы”н укый

Район газеталары гадәттә республика басмаларыннан түбәнрәк бәяләнә. Без моңа ияләндек тә кебек. Тик ара-тирә район басмасын да зыялы, затлы шәхесләр укый.

Бик күп титуллар иясе, халкыбызның яраткан шагыйрәсе, яраткан җырларыбыз авторы Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова әнә шундый игътибарлы, ихтирамлы зат.

Мәртәбәле укытучы, озак еллар “Мәгариф” журналының әйдәп баручы белгече, “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында лента редакторы булып эшләгән мәртәбәле шәхес әле безгә комментарийлар да язарга вакыт таба.

Кичә сайтыбызда “Марсель Гаптрәүф улы ни өчен үч ала - "Бәхет юллыйм"" хәбәрен укыганнан соң, безгә менә нинди хат юллаган Сания Юныс кызы.

 

«Бик матур, чын күңелдән язылган бәяләмә! Сүрия Мингатина кебек, башкаларны шулай, кадерләп, учта биетә алу өчен ихласлык, киң күңеллелек кирәк. "Дуслык" төркеменең исеме җисеменә туры килә шул. Китапка фатиханы да Гөлүсә Батталова Үзе биргән. Марсельнең иҗатын күзәтеп, уңай мәгънәдә үҗәтлеген хуплыйм. Һәр авторның, һәр китапның үз укучысы була. Якташым Марсель Шәрәповның да укучылары артсын, каләме тагын да чарлансын, киңрәк иҗат мәйданында бил алышырлык куәткә ия булсын. Сания Әхмәтҗанова»

 

Аннан алда Гөлүсә Батталованың яңа шигырен урнаштырып,  “Гөлүсәнең яңа шигырен укыдыгызмы әле” дип яздык.

 

«Егетләрски! Мондый шигырь укып, күңел байый. Үзем язган кебек куану кичердем! Каләмеңнең буыны нык, җаны һәрчак хөр булсын, Гөлүсә! - дип яза Сания ханым.

 

 

Сания ханым! Сезнең кебек шәхес, зыялы затның бәясе безгә бик мөһим. Һәм без Сезнең язганнарны укып бик куандык. Сезнең кебек кабатланмас булу читенрәк, әмма без дә Сездән үрнәк алып эшлибез. Игътибарыгызга, хатыгызга бик рәхмәтлебез. Сәламәт булыгыз!

Фото: https://vk.com/id263611403

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев