Әтнәдә волонтерлык дәвам итә
Безнең геройлар

Әтнәдә волонтерлык дәвам итә

Күлле Киме авылындагы волонтерлык хезмәте белән сайтыбызда күптән таныштырып киләбез.

Бу хакта Кадрия Закировадан сораштык:

- Безнең район егетләре төрле полк һәм хәрби частьләрдә хезмәт итә. Гуманитар ярдәм барып җитә алмый торган хәрби частьләрдә дә хезмәт итәләр. Яу кырында сезнеке, безнеке, аларныкы дип аеру юк, Алар барысы да безнекеләр. Бүгенге көндә без, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән егетләребезнең берсен дә кире какканыбыз булмады. Көчебездән, мөмкинлегебездән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз.

- Шушы көннәрдә генә янәдән гуманитар ярдәм әзерләп озаттыгыз. Кемнәр аша биреп җибәрәсез?

-3 сетканы райондаш егетебезнең тормыш иптәшенә тапшырдык. Ул үз чиратында ОЗОН аша посылка итеп салды. Кунакка кайткан авылдаш егетләребезгә дә нәрсә кирәк булса, сорашып, туплап, биреп җибәрәбез.  Шушы көннәрдә шактый гына гуманитар ярдәм алып баручы машинага илтеп тапшырдык.  Дөрес итеп аңлагыз, без кечкенә генә авылда эшләп килгән волонтерлар хәрәкәте. Без районнан киткән бөтен егеткә җитәрлек гуманитар ярдәм әзерли алмыйбыз, чөнки безнең аның кадәр финанс мөмкинлекләре без юк. Көчебездән килгәнчә ярдәм туплыйбыз.

- Ярдәмчеләрегез кемнәр?

- Күңеле изгелектә булган беркем дә битараф түгел ярдәмгә. Мәктәп укучыларыннан башлап, өлкән яшьтәге апаларга кадәр ярдәм итә. Шушы эштә финанс ярдәм итүчеләр, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торучылар, үзләренең тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп ярдәм итәргә ашыгучы алтынга тиң волонтерлар апаларыбыз-кызларыбыз булмаса, бу эшне башкарып чыга алмас идек. Шушы эшләрне башкарып чыгарга ярдәм иткән һәммәгезгә Аллаһның олы рәхмәтләре булсын.

- Зур рәхмәт, Кадрия.


Нет комментариев