1 май 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр Казанга барсагыз бушлай парковкаларга машина куегыз
Май бәйрәмнәрендә Казанның гомуми кулланыштагы автомобиль юлларында урнашкан муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Шул рәвешле, башкала халкы һәм кунаклары автомбильләрен 1, 2 һәм 3 май көннәрендә, шулай ук 8 һәм 9 майда муниципаль парковкаларга бушлай куя алачаклар. Бу хакта интертат.ру хәбәр итә.
-
Әтнәләр ишеттегезме ана капиталына үзгәрешләр керә
Быел ана капиталының бер өлешен акчалата алып булачак. Башка еллардан аермалы буларак, 2016 елның 1 июленнән ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме 20000 сумнан 25000 сумга кадәр күтәреләчәк. Татарстанда ана капиталын акчалата алу өчен 25000-ләп гариза тапшырылган инде. http://intertat.ru
-
Әтнәдә "Балкыш" фестивале дәвам итә
Күәм мәдәният йортында "Балкыш" фестиваленең беренче туры булып узды. Күәм, Түбән Көек, Күлле Киме, Комыргуҗа, Сәрдә авыл җирлекләре ветераннары чыгыш ясадылар. Һәркем ветераннарга карап сокланып утырдылар. Алар әле бүген дә унсигездә кебек. Бу хакта Ары мәдәният йорты хәбәр итә.
-
Әтнәдә сигез кешенең эше каралды
Әтнәдә санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында авылларда чисталыкны тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. Шул уңайдан район административ комиссиясе тарафыннан 8 кешенең эше каралды. Аларга 2 меңнән 5 меңгә кадәр штрафлар салынды.
-
Әтнәнең тугызлары имтихан тапшыра
Олы Әтнә урта мәктәбендә район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары бу минутларда математикадан мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшыра. Барлыгы 139 укучы имтихан тота , тагын икесе инвалид бала буларак аерым тапшыра. Мәктәп янында елмаеп басып торган укучыларның ишекне атлап керүгә йөзләре үзгәрә. Үзгәрмәслек тә түгел, монда аларны "Сират күпере" көтә. Тимер эзләгеч...
-
Татарстан Президенты бүләкләде - "Әтнә таңы"
Татарстан Президенты алдынгыларны бүләкләү тантанасында: "Безнең республика - зур мөмкинлекләргә ия", - дип белдерде. Кичә узган тантанада Президентыбыз РФ һәм Трның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мактаулы исемнәргә, бүләкләргә лаек булучылар арасында ветераннар, сәнәгать, фән һәм белем хезмәткәрләре бар. Арада вакытлы матбугат хезмәткәре дә бар, Константин Куранов атказанган исеменә лаек булды.