Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең тугызлары имтихан тапшыра

Олы Әтнә урта мәктәбендә район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары бу минутларда математикадан мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшыра. Барлыгы 139 укучы имтихан тота , тагын икесе инвалид бала буларак аерым тапшыра. Мәктәп янында елмаеп басып торган укучыларның ишекне атлап керүгә йөзләре үзгәрә. Үзгәрмәслек тә түгел, монда аларны "Сират күпере" көтә. Тимер эзләгеч...

Олы Әтнә урта мәктәбендә район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары бу минутларда математикадан мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшыра. Барлыгы 139 укучы имтихан тота , тагын икесе инвалид бала буларак аерым тапшыра. Мәктәп янында елмаеп басып торган укучыларның ишекне атлап керүгә йөзләре үзгәрә. Үзгәрмәслек тә түгел, монда аларны "Сират күпере" көтә. Тимер эзләгеч аша керүне әйтүем. Шәхесләрен таныткан паспортны гына да эчкә кергәч өч җирдә тикшерәләр. Гомумән, имтихан тапшыру урыны бөтен кагыйдәләргә туры китереп җиһазланган, биредә тиешле кагыйдәләр җиренә җиткереп үтәлә. Балаларның агарып киткән йөзләрен күрү, куркуданмы, каушауданмы, үз группа номерларын искә төшерә алмый азапланулары гына әле сабыйлыктан да чыгып җитмәгән тугызлыларга карата җәлләү хисе уята. Шуңа да карамастан, имтиханны яхшы гына тапшырып чыгуга өметләре зурдан аларның. Каушамаслар, белгәннәрен төгәл итеп күрсәтә белерләр дип ышанып калыйк. Уңышлар аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев