Илсөя Бәдретдинова “Татар-информ” аша Илфак Шиһаповка кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты
"Гайбәт сөйләүчеләргә мөрәҗәгать итәм", - ди җырчы.
Журналист, продюсер Илфак Шиһаповның элекке хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова "Татар-информ" агентлыгы аша татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Җырчы социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра.
"Гайбәт сөйләүче кешеләргә мөрәҗәгать итәм", - диде Илсөя Бәдретдинова. "Болай да авыр, белер-белмәс сөйләргә кирәкми....