Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ринат –Сабан батыры

2017 елның Сабан батыры булып Ринат Рәшит улы Җиһангиров танылды. Сабан батыры "Шахтер"да да, Кышкар, Кишет якларында да эшләгән. Тракторчы "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Нью-Холланд" тракторында 993 эталон-гектар язгы кыр эш­ләре башкарды: 1310 гек­тар җирдә чәчте һәм 465 гектарда культивация­ләде. - Төрле чак була: авыры да, җиңеле дә. Тик шунысы...

2017 елның Сабан батыры булып Ринат Рәшит улы Җиһангиров танылды.
Сабан батыры "Шахтер"да да, Кышкар, Кишет якларында да эшләгән. Тракторчы "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Нью-Холланд" тракторында 993 эталон-гектар язгы кыр эш­ләре башкарды: 1310 гек­тар җирдә чәчте һәм 465 гектарда культивация­ләде.
- Төрле чак була: авыры да, җиңеле дә. Тик шунысы бәхәссез - хезмәтеңне тиешенчә башкарырга, эшең­нең сыйфаты булырга тиеш, - дигән фикердә ул.
"Нью-Холланд" - зур трактор, бу хакта бер генә язмадык инде. Эшне дә күләмле итеп башкара, дөрес, чыгымы да шактый. Сабан батыры белән сүзне шул хакта сөйләшүдән башладык.
- Бәхәссез, солярны күп яга. Тракторның ягулык багы 1 тонна 200 литр сыйдырышлы, - ди Ринат.
Шулай да эшләүче кеше өчен гаять уңайлы, конструкторлар беренче чиратта тракторчыны күз ал­дында тотып ясаганнар бу тракторны, дип саный.
- Язгы кыр эшләре чорында бер айлап басудан кайтып кермәдем, - ди үзе.
Әңгәмә барышында шу­нысы да ачыкланды, бө­тен гомер юлы трактор бе­лән бәйле икән аның. 2000нче елдан бирле руль артында ул. Армия хезмәтеннән кайтуга тракторга утыра. Баштарак "Беларус"та "Кун-10" белән эшли. Монысы элекке "Сәрдә", "Уңыш" хуҗалыклары заманында була. Хәзер менә "Шахтер" хуҗалыгыныңсабан батыры.
Булганыннан, бүгенгесеннән канәгать ул. Тракторының яхшы гына эшләп торуына куана. Иң зур байлыклары - җәмәгате, клуб мөдире Ләйлә белән 2 кыз тәрбияләп үстерүләренә сөенә.
Ринат Җиһангировның максатчан йөзен, хезмәтенә мәхәббәтен, тракторы турында куанып сөйләвен күзаллаган хәлдә, монысы - соңгы җиңүе булмас дип уйлыйк. Сабан батырына ки­лә­чәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев