Хәбәрләр

Россия Саклану министрлыгы: Татарстан территориясендә БПЛА бәреп төшерелде

РФ Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, Татарстан территориясендә дә БПЛА бәреп төшерелгән.

«Узган төн дәвамында, 22 ноябрьдә 20.00 сәгатьтән 23 ноябрьдә 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан Брянск, Белгород, Воронеж, Волгоград, Киров, Орлов, Пенза, Ростов, Саратов, Самара, Тамбов, Ульяновск өлкәләре, Краснодар, Пермь крайлары, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Кырым Республикасы территорияләрендә 192 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.

Элегрәк Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Әлмәт янындагы нефть саклагычка БПЛА һөҗүме турында хәбәр иткән иде. Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә берничә объектка зыян килгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Татар-информ


Нет комментариев