Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, укучылар өчен «Бала хокуклары һәм бурычлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате һәм эчтәлекле очрашу узды.
Чараның кунагы — полиция хезмәткәре Инсаф Шиһабетдинов булды. Очрашу барышында Инсаф Шиһабетдинов укучыларга бала хокукларының төп нигезләмәләре турында сөйләде.
Ул Бала хокуклары турындагы конвенциянең мөһим маддәләрен аңлатып үтте: һәр бала белем алырга, сәламәтлек саклауга, ял итергә һәм үз фикерен әйтергә хокуклы. Шул ук вакытта белгеч хокукларның бурычлардан аерылмавын ассызыклады. Полиция хезмәткәре укучыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту яшенә бәйле мәсьәләләр белән таныштырды. Ул урамда, мәктәптә һәм көндәлек тормышта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында конкрет мисаллар китерде.
Нет комментариев