Мансур бас-гитарада уйнаучы егеткә карап, сәхнә янындагы тыгыз халык арасында аптырап басып тора иде. Наилә Гарифуллина Төркемдәше аны мәҗбүри диярлек әлеге яңа төркем концертына алып килде. Әмма концерттагы каты тавыш аның баш миенә кадәр үтеп кергән кебек булды. Мансур монда үзен чит кеше итеп хис итте.
Егерме биш яшендәге ир-егетнең киң иңбашлы, төз гәүдә артында абруйлы уку йортының икътисадчы дипломы бар. Ул инде башка ритмга күнеккән — тын гына сөйләшүләргә, кәгазьләр кыштырдавына һәм кырыслыкка. Кинәт музыка тынды — гитараның кыллары шартлап өзелде. Мансур янәшәдә генә ах иткән һәм көлгән тавышлар ишетте.
Ул зур кайгыга баткан кешеләрне күрергә теләп, артка борылып карады. Читтәрәк басып торган гади кара күлмәк кигән кыз, күз алдында дөнья җимерелгәндәй, сәхнәгә чын күңелдән өметсезлек белән карап тора иде. — Куанырга кирәк, тынлыкка, — дип уйлады Мансур исе киткән кызга карап. — Алар бик матур уйнадылар, соклангыч музыка, — дип үз алдына сөйләнде Алинә моңсу күзләрен гитарачыга төбәп.
Мансур да шулвакыт моңсу гына басып торган кызга игътибар итте. Аның исеме Алинә иде. Ул да университетның филология факультетын тәмамлаган. Мансур белән Алинә концерттан соң сентябрьнең салкынча төнге һавасына чыктылар. Мансур аны метрога кадәр озата барды. Ул төнне ул йокламады. Алинә образы — аның тыныч карашы, салмак кына чәчләрен төзәтүе, мөлаем карашы күз алдыннан китмәде. Хәтта янында тыныч кына йоклап яткан Гүзәле дә уйларыннан кире кайтармады.
Мансур Гүзәл белән университетта укыганда ук өйләнештеләр. Яшьләр бала алып кайтырга ашыкмадылар. Гаилә корып яшәүләренә дә өч ел булган инде. Гүзәл артык чибәр булмаса да, Мансурга карата игътибарлы иде. Ул аның һәр сулышын, һәр адымын яхшы белә, ул эштә тоткарланып кайтканда да артык сораулар бирми. Хәер, Мансур үзе дә Гүзәлгә беркайчанда хыянәт итмәде. Бөтен уйлары эш белән бәйле иде. Һәм менә көтмәгәндә Алинә белән очрашуы тыныч кына барган тормышның астын өскә китерде. Кайчак Гүзәлнең хәтта тыныч тавышы да аның ачуын чыгарды.
Алина хакына ул барысын да ташларга әзер иде. Гүзәлнең күз яшьләре дә, аны акылдан язган дип санаган дусларының аңламавы да, әти-әнисенең үгете дә туктата алмады. Улының уеннан кире кайтарып булмавын аңлаган әтисе, соңгы сүз итеп: «Улым, син матур гына барган гаилә тормышыңны томанга алыштырасың. Әгәр бу томан таралса, кире кайтыр урын булмаячак», — диде. Ләкин Мансур бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга да теләмәде, бернәрсә дә ишетмәде.
Ул шәһәр читендә зур булмаган фатир алды, анда үзенең аз санлы әйберләрен күчерде һәм озак вакыт эчендә беренче тапкыр үзен ирекле итеп хис итте. Алинә белән алар бер елдан соң өйләнештеләр. Мансур үзен күкнең җиденче катында итеп хис итте. Алинә чибәр, горур хатын иде. Икесенең дә югары белемле булулары, яхшы эшкә урнашулары Мансур өчен көтелмәгән бәхет кебек тоелды. Алинәнең эшендә торган саен ешрак тоткарлануы да аны артык борчымады. Мансур белән Алинәнең өйгә кайткач та, үзара сөйләшеп утырырга, хәл-әхвәл сорашырга да вакытлары юк иде. Мансур өенә лимон кебек сыгылган килеш кайтса да, аның хәлен сораучы да юк.
Алинә эштән соң кайткач, ашарга пешерергә дә Мансурга калды. Ял көннәрендә бер-берсе белән аралашмаган Мансур белән Алинә бер-берсеннән ераклаша бардылар. Мансур Гүзәлен ешрак исенә төшерде. Аның белән күңелле булмаса да, алар арасында беркайчан да салкын бушлык булмады. Гүзәл ашарга тәмле пешерә иде, Мансур өй ишеген ачып керүгә борынга килеп бәрелгән тәмле аш исләрен сагынды. Эх, терсәк якын булсамы... Соңгы вакытта әтисенең сүзләрен дә еш искә төшерде Мансур. Алинәсе белән сөйләшергә теләп күпме генә талпынса да, кыюлыгы җитмәде. Ләкин болай яшәү дә мөмкин түгел иде.
— Алинә, ачуланма, шулай дип сүз башлавыма. Безгә алга таба ничек яшәвебез турында уйлашырга кирәк. Гомер үтеп бара. Эш дип, гаилә турында икебез дә онытып җибәрдек. Безгә бала алып кайту турында уйларга кирәк, — диде Мансур беркөнне. Алинәнең уен белергә теләп, аңа текәлде. Аның елмаеп җибәрүен, хуплавын көтте. Ялгышты ир. Алинә салкын карашын иренә ташлады. Менә вакыт җитте, дип уйлады хатын. Инде сузып йөрүнең мәгънәсе юк. Аңлашырга кирәктер, ләкин гаиләне дә таркатасы килми. Мансур кебек ирне тагын каян таба ул.
— Мансур, мин бу көнне күптән куркып көттем инде. Чыннан да, безгә аңлашырга кирәк. Өйләнешкән вакытта син сорамадың, ә мин ул вакытта әйтергә курыктым. Сине югалтудан курыктым. Мин бала алып кайта алмыйм, — диде дә Алинә сулкылдап елап җибәрде. Мансур үзенең өстенә кайнар су койгандай хис итте. Кайтарып ни дә булса әйтергә теле әйләнмәде. Гүзәл белән яшәгән вакытта, хатынына бала кирәк булса да, ул гел каршы килде. Без яшь әле, өлгерербез, диде. Гүзәл аны бала белән бәйләп куймакчы була, дип уйлады ул. Ә хәзер, бала теләсә дә, ул булмаячак түгелме? Сораулы карашын Алинәгә төбәде ир. Нигә булмасын, хәзер технология көчле заман, дәваланып карарга кирәктер. Тикшерү узарга, Мансур аңа да риза. Алинә ирнең сораулы карашын аңлагандай: — Юк, Мансур, дәвалану да ярдәм итмәячәк. Мин инде сиңа әйтергә куркып, бик күп табиблар ишеген шакыдым. Рәхмәт, эштән соң кайтасың, дип бәйләнмәдең. Мин төрле клиникаларда дәвалану уздым. Сәбәбе — миндә. Шуңа күрә сиңа әйтеп тә тормадым, — диде.
Мансур аңына килә алмый, һаман бер ноктага карап утыра бирде. Юк булмас, дөрес түгелдер. Биш ел буе хатыны аны алдап яшәгән була түгелме соң? Шулчак ул Гүзәлен искә төшерде. Соңгы сөйләшүләре вакытында да Гүзәл гаиләсен таркатырга теләмичә, Мансурга кабат бала алып кайту турында сүз башлаган иде. Мансур ул вакытта аңа ачуланып кычкырып та куйды, хәтта. Шуңадамы аерылышу турында сүз чыгаруга, Гүзәл берсүзсез риза булды. — Бәхетле бул, Мансур, — диде ул яшьле күзләрен яшерергә теләп. Ул вакытта Гүзәлгә борылып та карамыйча, Алинәсе янына ашыккан Мансур хатынының яшьле күзләрен күрмәде. Ул бәхетле иде, чөнки Гүзәл белән аны берни дә бәйләми. Аны җан сөйгәне Алинәсе көтә иде.
...Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Алинә белән икесенең арасын бала белән җылытырга теләгән Мансурның хыяллары минут эчендә чәлпәрәмә килде. Тукта, ни булды соң әле бу? Димәк, аларның уртак җимешләре — балалары булмаячак. Аллаһы Тәгаләнең сынавымы бу, әллә Гүзәлнең күз яшьләре төштеме аңа?
Мансур уйга калып, Гүзәл белән яшәгән вакытларын исенә төшерде. Аның мөлаем карашын, җылы ашларын сагынды. Әти-әнисе янына кайткач, кыенсынып кына аның турында да сорашкан иде. Гүзәлнең яңадан кияүгә чыгуын, ул һәм кыз үстерүен ишетте. Йөрәк турысы чеметеп куйса да, сер бирмәскә тырышты. Әтисенең әйткән сүзләре аны гел озата барды. «...Әгәр бу томан таралса, кире кайтыр урын булмаячак», — дигән иде. Эх, Мансур, инде кире кайтыр юлы да юк. Мансур Алинәгә күңеле катса да, аерылышу турында сүз кузгалтмады. Алар, ике өрәк шикелле, бер фатирда яшәүләрен дәвам иттеләр. Алинә гаиләдәге салкынлыкны эретергә теләп, безгә бозым салынган дип, димче карчыкларга да барып карады. Ләкин имче карчыклар да ярдәм итмәде. Эх, Мансур, нишләдең син? Бәхетлеме соң, син?
Нет комментариев