Бер атна аралыгында район юлларында 9 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
3 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда зыян күрүчеләр юк. 1 очракта автомобильнең пыялаларына тиешле нормативлардан артык тонировка ясалган. Тагын 1 шофер баласын махсус балалар утыргычыннан башка йөрткән. Бер машина йөртүченең дәүләт теркәү билгесе (номеры) укырлык дәрәҗәдә булмаган. Кабат тагын 1 очракта машина йөртүче җәяүлене тиешле урында үткәрмәгән. Моннан тыш, юл инспекторлары тарафыннан 1 исерек машина йөртүче 10 тәүлеккә ябылган, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган.
Бу атна аралыгында бер исерек җәяүле дә административ җаваплылыкка тартылган. Бер атна эчендә район юл инспекторлары тарафыннан машина урлау очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.
Юл иминлеге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, мондый саннар район юлларында вәзгыятьнең киеренке булуын күрсәтә. Һәлакәтләрнең күпчелеге тизлекне арттыру, дистанция сакламау һәм игътибарсызлык нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү — һәркемнең иминлеген тәэмин итүче төп шартларның берсе.
Нет комментариев