Намус, вөҗдан сүзләре, туганлык хисләре дә югалган заман корбаннары
Театр сәнгате

Намус, вөҗдан сүзләре, туганлык хисләре дә югалган заман корбаннары

Моннан бер атна элек, Олы Мәңгәр халык театры җирлек халкына яңа спектакль чыгарды.

Якташлары Рөстәм Галиуллин әсәре буенча сәхнәләштергән «Хикмәтле туган көн» спектакле көнне залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Рөстәмне якташлары дип юкка әйтүем түгел. Әнисе Нурсия апа Олы Мәңгәр авылы кызы. Тормыш иптәше, Наласа авылы егете Госман абый белән дә биредә танышып, гаилә коралар. Олы Мәңгәр халык теат­ры куйган спектакльне карарга алар парлап килгәннәр иде. Рөстәмнең әсәре буенча сәхнәләштергән спектакльне карарга башка туганнарының да килүенең тагын бер сере бар — бу көнне Нурсия апа белән Госман абый бергә гаилә корып яши башлаулары хөрмәтенә якыннары белән бергә җыелган булганнар. 
«Сый-нигъмәт тулы өстәлне калдырып килдек», — дип елмайды Нурсия апа. Кайчандыр үзе дә Олы Мәңгәр мәктәбендә математика фәне укыткан Госман абый да: «Без шушы Олы Мәңгәр клубында язылышкан идек. Ремонттан соң, мәдәният йортын күреп китәсе килде», — дип сүзгә кушылды. Рөстәмнең үзенә килгәндә мәңгәрләр өчен генә түгел, әтнәләргә дә таныш шәхес ул.
Күптән түгел генә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры аның әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Намус эше» спектаклен чыгарды. Спектакль Советлар Союзы Герое, гвардия генерал-лейтенанаты Гани Сафиуллинның тормышы һәм батырлыгы турында. Көчле рухлы, кыю, батыр йөрәкле герой турындагы спектакльне һичшиксез бер тапкыр булса да барып карарга кирәк.
Чөнки спектакльдән соң, үземнең дә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин турында күбрәк беләсем, аның турында язылган китапларны тагын бер тапкыр укып чыгасым килде.
 Кабат мәңгәрләр куйган спектакльгә әйләнеп кайтыйк. «Хикмәтле туган көн» спектак­лен караганга бер атна вакыт узса да, күңелем һаман да үзешчән артистлар белән. Мәрхүм Гомәр абый Мәрдәнов белән эшләгән вакытлар искә төште. Төп эшеңнән кайтып, аз гына капкалап аласың да, клубка китәсең. Спектакль өйрәнәсе бар. Яшьлек юләрлеге. Әй, юк ла инде, дөресрәге, Әтнә халкына гына хас булган — театр дигән сихри дөнья белән агу­лану хикмәте бу. Әнә Олы Мәң­гәр халык театрында уйнаган артистларның барысы да яшьләр түгел бит. Миңниса ролен башкарган Хатирә апа Рәхимовага спектакльнең башыннан алып ахырына кадәр сокланып утырдым.
Татар халкының ак яулыклы, мөлаем әбекәе ролен шулкадәр матур итеп башкарды. Үземнең дәү әниләрем күз алдымнан үтте. Спектакльгә килгәндә һәр рольгә үз артисты табылган, афәрин! Гөлсинә Сабирова, Салават Әхмәтханов, Альфир Шакиров, Диләфрүз Мәрдәнова, Эльмир Гарипов, Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров белән «Хикмәтле туган көн» эчендә бергә кайнадык.
...Вакыйга авылда, ялгызын гомер кичерүче сугыш ветеранының тол калган хатыны Миңниса әби йортында бара. Мәңгәрләрнең спектаклен карарга кайткан автор — Рөстәм Галиуллин үзе: «Минем иң беренче язган пьесам иде бу», — дип кенә ассызыклап үтсә дә, биредә күтәрелгән проб­лемалар, намус, вөҗданлык сыйфатлары, туганлык җепләре, ир белән хатын-кыз арасында мөнәсәбәтләр, яшьләрнең күп әйбергә битараф булулары бүгенге көндә дә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
...Спектакль вакыйганың төп герое булган Миңниса карчык (Хатирә Рәхимова) уйларына бирелеп ишегалдындагы агач өстәлдә утырган күренеш белән башланып китә. Арткы планда — йорт күренеше. Ялгыз карчыкка бүгенге көндә әлләни күп тә кирәкми: күңел тынычлыгы булса, шул җиткән. Хәтта туган көне икәне турында да онытып җибәргән. Ә менә туганнары Миңниса карчыкның исенә төшерделәр дә инде. Хөкүмәтнең яңа ка­рары чыккан вакытлар. Быел вете­раннарга фатир бирәләр икән.
Миң­ниса тол ветеран санала һәм аңа ул, һичшиксез, тиеш. Ләкин ул ин­де бу проблеманы күп­тән хәл итеп куйган. Ә менә фатир өмет итеп, аны туган көне белән котларга кайткан якыннары бу серне белеп бетермиләр әлегә. Мал бүлешү, байлык — туган белән туганны да талаштыра, дусларны да дош­ман­лаштыра, кызганычка каршы. Иң беренче булып Миңниса карчык янына аның күңел җы­лысын тоеп үскән, Себер як­ларында гомер кичергән туганы, карчыкның мәрхүм энесенең кызы, Гөлсинә (Гөлсинә Шакирова), ире Хәйдәр (Салават Әхмәтханов), кызы Галияне (Диләфрүз Мәрдәнова) ияртеп кайтып төшә. Гөлсинәнең планнары зурдан.
Миңниса карчыкка мескенләнеп, исәбе фатирлы да булырга, шул ук вакытта 30 яшькә җитеп кияүгә чыкмаган кызын башлы-күзле дә итәргә. Бәхетсезлеккә каршы, шундый ук уйлар белән Казанда яшәүче, Миңниса карчыкның ире ягын­нан ерак туганы Әлфинур (Гөл­синә Сабирова), Самат (Илнур Шакиров), уллары Альфред (Эльмир Гарипов) та әбине туган көн белән котларга кайталар.
Туган көн бер сәбәп кенә инде монда, һәр гаиләнең үз планы, үз уе. Фатир дип шашкан Әлфинур соңгы чиктә, бер фикердә булып, Галия белән Альфредны кавыштырып куймакчы да була. Тик моңа Гөлсинә каршы чыга. Вакыйга барышында Галиянең Самат кызы икәне билгеле була. Беренче мәхәббәте булган Самат гомер буе кызы барлыгын белмичә яши. Гөлсинәнең ире Хәйдәр әлеге хәбәрдән аптырап кала. Хатыны гомер буе аны алдалап яшәгән. Гөлсинә читкә китеп, апасы Миңнисаның барлыгын да оныта. Фатир кирәк булгач кына исенә төшерә ул аны. Шунысы куанычлы, медицина көллиятендә укыган кызы Галия әнисе кебек байлыкка табынган булып чыкмый.
Вакыйгалар барышында ул әбекәйнең һәрвакыт хәлен белеп торган, ярдәмчесе булган авыл җирлеге башлыгы Гомәр (Альфир Шакиров) белән таныша. Һәм авылда фельдшер булып эшкә кала.
Моңсу комедия булса да, спектакль бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Ни өченме? ...Җомга базары. Бу көнне бөтен кеше мәш килә. Кемдер нидер сатып ала, кайберәүләр үзара очрашып сөйләшә. Кемдер тыныч кына чиратта басып тора. Кырыйдан карап торганда үтә кызык атмосфера биредә. Көне дә матур булса, әйбер алмасаң да базарның бер башыннан икенче башына кадәр сәяхәт итеп алу да рәхәт. Танышларыңны очратасың, хәл-әхвәл сорашасың.
Берьюлы чиратта басып торам, ике ханымның сөйләшкәне колагыма керде. Кирәк мәгъ­лүмат та түгел инде югыйсә. Әмма аларның сөйләшүеннән шуны аңладым, ике бертуган бүгенге көндә дә бер-берсе белән аралашмыйлар икән. Сәбәбен язып тормыйм. Җавап табар өчен һәм Миңниса карчыкның әлеге фатирны нишләткәнен белү өчен Олы Мәңгәр халык театры спектаклен карарга тырышыгыз.
 Спектакль тә­мам.
Халык һа­ман да таралашырга ашык­мый әле. Аң­лыйм, яхшы спек­такль булды. Күп­ләрнең күңел кыл­ларын тагын бер кат айкады спек­такль. Соңыннан артистларны премьера белән котларга сәхнәгә менгән Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова хис-кичерешләрен тыя алмыйча: — Аллаһка шөкер, Олы Мәң­гәр халык театры кабаттан сәх­нәбезгә кайтты. Үземә дә бу бик зур куаныч булды. Мәңгәрдә элек­тән театр булган. Бездә халык спектакльләрне яратып, аңлап карый. Әлеге спектакльне сайлау да юкка түгел. Аны без­нең авылдаш егетебез дисәк тә була, Нурсия апа белән Госман абыйның улы Рөстәм язган, — дип үзешчән артистларга кү­мәк хуҗалык белән берлектә әзер­ләгән бүләкләрен тапшырды. Соңгы сүз итеп шуны әйтәсем килә, спектакльне сәхнәгә чыгаручы режиссерлар — Гөлсинә Шакирова белән Илнур Шакиров. Музыкаль бизәлешне — Илнур Зарипов, ут куюны Илнар Абдуллин тәэмин итте..

Нет комментариев