Салым түләү – милеге булган һәркемнең бурычы
Соңгы хәбәрләр

Салым түләү – милеге булган һәркемнең бурычы

Көз ае – салым түләү вакыты. Кемгәдер салым түләү кәгазьләре килде, кемдер килмәгәнгә аптырап йөридер.

Хәбәрнамә кайчан килергә тиеш, салынган салым белән килешмәгән очракта нишләргә, онытып яки башка сәбәп белән түләнмичә калса, ни булачак — шушылар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче салым инспекциясе бүлеге җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән туры эфир уздырган идек. Ул вакыттан соң да, хәйран вакыт узды.
Күпләребез булган салымнарын түләп тә бетергәннәрдер инде. Ә менә вакытны һаман сузып йөрүчеләрнең исләренә төшереп узасы килә. Быел 2025 ел өчен салым түлибез. Салым түләүнең соңгы көне булып агымдагы елның 1 декабре санала. Һәрбер салым түләүчегә квитанция кәгазьләре килде. Квитанция кәгазьләрен шәхси кабинетлары, почта аша да алучылар да булгандыр. Бер яңалык, быел квитанцияләр һәркемнең дәүләт хезмәте сайтына җибәрелде. Һәм аннан түләү мөмкинлеге дә булдырылган иде. Ә инде бернинди дә кәгазь килмәгән очракта, салым түләргә кирәкме, юкмы икәнне ачыклап бетерү өчен әлегә вакыт бар.
«1 ноябрьгә кадәр түләү кәгазьләре килми икән, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Миңа быел салым түлисе түгел икән дип тынычланырга кирәкми, белдерү кәгазе килмәү салым түләмәүгә сәбәп була алмый», — дип аңлатып узган иде туры эфир вакытында Мөнир Әмир улы.
Сүзен дәвам итеп: «Искәртеп узасы килә, 1 декабрьгә кадәр салым түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән пени исәпләнә башлый. Элегрәк салым түләмәүчеләр исемлеге белән судка мөрәҗәгать итә идек. Суд карары чыкканнан соң, суд приставлары эшкә керешә иде. Алар милеккә арест салып, башка чикләү чараларын кулланса, хәзер салым түләнмәгән очракта кешенең исәп-хисап счетыннан да бурычын алу мөмкинлеге булдырылды. Элегрәк бу эш суд аша башкарылса, хәзер судка бирү кирәкми».
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче салым инспекциясе бүлеге җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга сорауларыгыз булса, 24 ноябрь көнне Олы Әтнә авылының күп үзәкле функциясенә килә аласыз. Биредә сәгать 10.00дән 12.00гә гражданнарны кабул итү уза. Шулай ук салым буенча сорауларыгызны үзегезнең җирлек башлыкларына да җиткерергә була.
Җитәкче аңлатып узуынча, түләү хәбәре ике очракта килмәскә мөмкин: әгәр салым суммасы 300 сумнан артмаса яки дәүләт хезмәтенә җибәрелгән булса. Инде дәүләт хезмәтенә керә алмыйсыз икән, район үзәген­дәге күпфунцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нет комментариев