Казанда тугыз ай эчендә 767 мең авыру ачыкланган, 29 меңе – беренче тапкыр
Сәламәтлек

Казанда тугыз ай эчендә 767 мең авыру ачыкланган, 29 меңе – беренче тапкыр

Бу хакта бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XI сессиясендә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев сөйләде.

Аның мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда шәһәрдә профилактик чаралар саны 288 меңнән 1,18 миллионга кадәр арткан.

Тугыз ай эчендә өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру буенча еллык планны 62,3 процентка үтәгәннәр. 359,4 мең кеше тикшерү узган. Узган елның шул ук чорында күрсәткеч 68 процент тәшкил иткән.

Татар-информ


Нет комментариев