Башкортстанда яшүсмер вейп тартканнан соң үлгән
Хәбәрләр

Башкортстанда яшүсмер вейп тартканнан соң үлгән

Бу хакта Башкортстанның премьер-министры урынбасары Урал Кильсенбаевка сылтама белән ТАСС яза.

«Балага нибары 16 яшь иде. Шаһитлар сүзләренчә, электрон тәмәке тартканнан соң аның хәле начарлана: ул егыла һәм тыны кысыла башлый. Табиблар аның тормышы өчен көрәштеләр, әмма яшүсмерне коткарып кала алмадылар», – дип билгеләде ул.

Егетнең гәүдәсе Бәләбәй тулай торакларының берсендә табылган, дип өстиләр Тикшерү комитетында. Хәзерге вакытта яшүсмер үлеменең сәбәпләре ачыклана, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Татар-информ


Нет комментариев