18 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья микробка каршы препаратларны дөрес куллану атнасы уза
Сәламәтлек

18 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья микробка каршы препаратларны дөрес куллану атнасы уза

Әтнә хастаханәсе куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында искә төшерә.

Вируслар һәм бактерияләр — бер үк нәрсә түгел.

Кискен тын юллары инфекцияләре (ОРВИ, грипп) вируслар аркасында килеп чыга. Антибиотиклар бактерияләр белән көрәшү өчен ясалган. Аларны вируслар вакытында эчү мәгънәсез һәм куркыныч: бу савыгуны тизләтмәс, әмма бавырга һәм эчәклеккә көчле сугар.

«Кирэк була калса» бер таблетка бәясе.

Контрольсез кабул итүнең төп куркынычы — антибиотикларга бирешмәүчелек (резистентлык). Бактерияләр мутациялэнэ һәм даруларга реакция бирми башлый. Икенче юлы, антибиотик тормыш өчен мөһим булганда (мәсәлән, пневмония яки операциядән соң), ул эшләмәскә мөмкин. Башка нәтиҗәләр — авыр дисбиоз, аллергия һәм өзлегүләр.

Үзеңне ничек сакларга?

Вакцинация. Тикшеренүләр күрсәтә: прививка ясаткан кешеләрдә резистент бактерияләр сирәгрәк очрый. Узең теләп кенә антибиотиклар эчү юк. Антибиотиклар — катгый рецепт белән генә бирелә торган дарулар. Алар сезгә кирәкме-юкмы икәнен табиб кына хәл итә. Курсны үтәгез. Препарат билгеләнгән икән — аны схемасы буенча ахырына кадәр эчегез, «соңракка» калдырмагыз.

Әлеге материал «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында әзерләнде. Сәламәтлекне белгечләргә ышанып тапшырыгыз.


Нет комментариев