20 ноябрь көне, ягъни иртәгә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, Әтнә муниципаль районы Башкарма комитетының кече залында (Олы Әтнә авылы, Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 6 ) ел саен үткәрелә торган акция уза.
20 ноябрь көне, ягъни иртәгә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, Әтнә муниципаль районы Башкарма комитетының кече залында (Олы Әтнә авылы, Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 6 ) ел саен үткәрелә торган акция — Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үтә. Түләүсез юридик консультацияләр ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, баланы гаиләгә тәрбиягә алырга теләүче гражданнар, уллыкка алучылар, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләре, шулай ук күп балалы ата-аналар өчен уза. Чарада опека һәм попечительлек органнары, мәгариф, социаль яклау бүлеге белгечләре, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, пристав вәкилләре, Әтнә нотариаль округы адвокаты һәм нотариус катнашу көтелә.
Белешмәләр өчен телефон: 2-10-72
Нет комментариев