12-14 ноябрь көнне Олы Әтнә урта мәктәбе һәм Комыргужа мәктәбе укучылары Россия Федерациясе Оборона министрлыгы югары уку йортларының «Шундый һөнәр бар — Ватанны саклау» («Есть такая профессия — Родину защищать») дигән масштаблы һөнәри юнәлештәге күргәзмәсендә булдылар.
Чара Казанда «Россия — минем тарихым» тарихи паркы базасында узды. Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз өчен бу илнең хәрби белем бирү системасы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек булды.
Бер мәйданчыкта Россиянең әйдәп баручы хәрби югары уку йортлары үз экспозицияләрен тәкъдим иттеләр. Уку йортлары вәкилләре укучыларга укырга керү шартлары, уку үзенчәлекләре, карьера үсеше перспективалары һәм хәрбиләр өчен социаль гарантияләр турында сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучылары хәрби техниканың заманча үрнәкләре, экипировка элементлары һәм курсантның көндәлек тормышы турында күбрәк белергә мөмкин булган интерактив зоналарга аерым игътибар бирделәр. Мондый чаралар укучыларга булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.
Нет комментариев