Күлле Киме авылында туып-үсеп, гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән.
Аның балачагы юлы авыр сугыш елларына да туры килә. Балаларга белем биреп, иң катлаулы чакларда да укытучы һөнәренә тугры кала. Ире белән бергә алар бер ул үстерәләр, аңа лаеклы тәрбия бирәләр.
Бүген Рәйсә Мотыйк кызы якыннарының мәхәббәте һәм хөрмәте белән уратып алынган. Олы юбилеегыз уңаеннан ихлас котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Бәйрәмегез котлы булсын!
Нет комментариев