Районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев махсус хәрби операция зонасында катнашкан һәм һәлак булган егетләрнең әниләренә батырлык орденнары тапшырды.
Орден медальләр Олы Әтнә авылында туып-үскән сержант Илдар Шәрәфиевнең әнисе Әкълимә Шәрәфиевага тапшырылды. Ильдар мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алына һәм махсус хәрби операциядә катнаша. 2025 елның 29 гыйнварында батырларча һәлак була. Күрсәткән батырлыгы, хәрби антка һәм хәрби бурычка тугрылыгы өчен Илдар Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Рядовой Зиннәтуллин Илдар 1970 елның 16 октябрендә Арча районының Кушлавыч авылында туа.. 2024 елның 24 июлендә контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китә. Күрсәткән батырлыгы, хәрби антка һәм хәрби бурычка тугрылыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә. Бүләкне Бәрәскә авылында яшәүче әнисе Мөршидә Зиннәтуллинага тапшырыла.
Рядовой Илдар Шәрәфиев 1977 елның 10 мартында Олы Бәрәзә авылында туган. 2023 елда контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китә.. 2025 елның 2 апрелендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге, хәрби антка һәм хәрби бурычка тугрылыгы өчен Илдар Батырлык ордены белән бүләкләнә. Бүләкне әнисе Рәйсш Шәрәфиевага тапшырыла.
«Безнең егетләребез Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр. Аларның батырлыгы мәңге хәтердә калачак. Аналарга тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез», – ди район башлыгы Рөстәм Хисамиев.
Нет комментариев