Әтнәнең «Тургай» инструменталь ансамбле I дәрәҗәле Лауреат дипломына лаек булды
мәдәният

Әтнәнең «Тургай» инструменталь ансамбле I дәрәҗәле Лауреат дипломына лаек булды

Казан шәһәрендә XIV Халыкара «Этномириада» конкурс-фестивале узды.

Әлеге фестиваль кысаларында «Милли инструменталь башкаручылар» номинациясендә Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Тургай» инструменталь ансамбле I дәрәҗәле Лауреат дипломына лаек булды. Бу бәйгедә «Тургай» ансамбле бик матур чыгыш ясады, югары дәрәҗәдәге осталыкларын күрсәтеп, күпләрне сокландырдылар. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — Рамил Шәрәфиев.

Дипломны Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева имзалады һәм тантаналы рәвештә коллективка тапшырды.


Нет комментариев