Укучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруда катнаштылар.
Мәктәпнең спорт залында укучылар көч, чыдамлык һәм җитезлек сынауларында үз көчләрен сынап карарга җыелдылар.
Сынаулар башланыр алдыннан балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр һәм разминка үткәрделәр. Һәр катнашучы үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтергә, иптәшләренә ярдәм итәргә һәм мәктәпнең команда копилкасына өлеш кертергә тырышты.
ГТО нормативларын тапшыру-физик әзерлекне тикшерү генә түгел, ә характерны, җиңүгә омтылышны, командада эшли белүне тәрбияләү дә ул. Укучыларыбыз өчен бу үзеңне сынап карау, лаеклы бүләк алу һәм казанышларың белән горурлану мөмкинлеге. Ә чыгарылыш укучылары өчен-югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге. Физкультура укытучыларына, оештыручыларга һәм балаларга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт! Сезнең эшегез сәламәт һәм актив буын формалаштырырга ярдәм итә.
Нет комментариев