Әтнә мәктәпләрендә  хокук саклау органнары хезмәткәрләре, педагог-психолог белән очрашулар үтте
Хәбәрләр

Әтнә мәктәпләрендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре, педагог-психолог белән очрашулар үтте

Мәгълүмат күп заманда яшибез.

Кайвакыт кайсы дөрес, кайсы ялган икәнне дә аеруы кыен. Шул уңайдан, район мәктәпләрендә «Хокук» айлыгы кысаларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм педагог-психолог белән очрашулар үтте.

Әлеге очрашулар кысаларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү акциясе үтте. «Хокук» айлыгы кысаларында укучылар белән очрашуларда балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау бүлеге сәркатибе Наилә Баһаутдинова, педагог-психолог Лидия Фазылҗанова балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.

Аралашу вакытында балигъ булмаганнарның хокук­лары һәм бурычлары; хокук бозулар һәм аларның нәтиҗәләре өчен җаваплылык; яшьтәшләр басымына ничек каршы торырга һәм куркыныч хәлгә эләкмәскә; авыр хәлгә юлыккан очракта ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлекне аңлаттылар. Очрашуларда катнашкан юл иминлеге инспекторлары мәктәп укучыларына юлларда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр: машина юлы аша чыгу кагыйдәләре; юлда барганда телефонны һәм наушникларны куллануның нинди куркыныч хәлгә китерүе; тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларның әһәмияте турында аңлаттылар.


Нет комментариев