«Әтнә егетләре» гармунчылар ансамбле зур уңышка иреште
мәдәният

«Әтнә егетләре» гармунчылар ансамбле зур уңышка иреште

Коллектив һәм аның җитәкчесе Рамил Шәрәфиев тырышлыгы белән ансамбльгә «Халык үзешчән коллективы» дигән мактаулы исем бирелде.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Әтнә егетләре» гармунчылар ансамбле зур уңышка иреште. Коллектив һәм аның җитәкчесе Рамил Шәрәфиев тырышлыгы белән ансамбльгә «Халык үзешчән коллективы» дигән мактаулы исем бирелде. «Әтнә егетләре» гармунчылар ансамбле районда гына түгел, республикада да бик таныш. Татар халкының милли көйләрен буыннан-буынга җиткерүче гармунчы егетләребезгә алга таба да иҗат уңышлары телибез.


Нет комментариев