Әтнәдә агросәнәгать форумы узды
Авыл хуҗалыгы

Әтнәдә агросәнәгать форумы узды

Бик уңышлы, ә иң мөһиме – терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр өчен файдалы чара булды ул.

Татарстанның 80ләп эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре, шулай ук үзебезнең авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчеләре, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе катнашында агросәнәгать форумы узды.
Үз өлкәсендә әйдәп баручылар саналган компания вәкилләре аларны яшь терлекләрне тәрбияләү, ашату, «воспроизводство» — ягъни, өзлексез бозаулар алу, терлекнең сәламәтлеге һәм сөтчелек фермасындагы икътисадка багышланган төп аспектлар белән таныштырдылар. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында узган бу чара кунакларны районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиевнең сәламләве белән башланды.
— Сезне сөт­челек районында каршы алуыбыз­га шатбыз. Бүгенге көндә Әтнә районында көн саен 430 тонна сөт җи­тештерелә. Соң­гы 10 елда гына ул 2,5 тапкырга артты. Бүгенге көндә дә яңа сөт комплекслары төзелә. Шуңа күрә дә бу форум безнең районда узадыр. Сезгә уңышлы эш көннәре насыйп булсын, — диде ул.
Моннан соң терлекчелекнең бездәге торышы — аерым алсак, "Тукай"дагы яңа алымнар һәм технологияләр турында видеофильм күрсәтелде. Әлбәттә, элегрәк ул практик рәвештә — фермада уза иде. Әмма агымдагы елның ноябрь аена Татарстанда эпизоотик хәл туу — ягъни, төрле район терлекләрендә йогышлы авырулар кабыну сәбәпле, әнә шундый формат сайланды.
Әйтергә кирәк, бик аңлаешлы, кыска һәм фәнгә нигезләнгән мәгълүматлар белән баетылган иде ул. Залда утыручы кунаклар кайберләрен язып та алдылар. Соңрак сәхнәне югарыда телгә алган компания белгечләре яулады. Белгеч Павел Лапшин сыерлар һәм таналардан өзлексез бозау алу проблемалары турында сөйләде. Юк, сөйләде дию дөрес булмас, фәнни яктан дәлилләп, бу нисбәттән кулланылырга тиешлеләрне яктыртты. Ә менә икенче бер белгеч, эре мөгезле терлекләрне техник яктан тәэмин итү департаменты директоры Геннадий Селиванов транзит чорында терлекне ашату үзенчәлекләре белән таныштырды.
Бәйсез эксперт Елена Титова сөтчелек фермасында икътисади күрсәткечләрне үстерү мөмкинлеген раслады. Саннар буенча һәм теориядә алай катлаулы да күренми. Әмма практика бөтенләй икенче дөнья шул. Моңа карамастан, тотып алып күмәк хуҗалыкта кулланырдайлары да күренде. Терлекчелек буенча эксперт Сергей Терентьев яшь терлекләрне тәр­бияләү һәм ветери­нар препаратлар буен­ча техник белгеч Алексей Кова­лев мөгезле эре тер­лекләрдәге клостридиоз — ягъни, бик кур­кыныч инфекцион авыру турында сөйләделәр. Кыскасы, әлеге форум кысаларында сөт фермасында яшь мал үстерү, тукландыру, үрчетү, көтү сәламәтлеге һәм икътисад мәсьәләләре бик тирәнтен каралды.
Очрашуда гаять мөһим темалар яктыртылды. Бездә сыерлар һәм таналарны үрчетү, транзит чорында терлекләрне тукландыру үзенчәлекләре, сөтчелек фермасында икътисад һәм яшь малларны үстерү һәрчак күз уңында булды һәм шулай дәвам итә дә. Биредә форумны тиешле югарылыкта үткәргән районыбыз, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тырышлыгын билгеләргә кирәк. Кунаклар өчен кофе-брейклар да, ресторанда төшке аш та оештырылган иде.
Барысы да тиешле дәрәҗәдә. Әлбәттә, беренче чиратта форумның мәгълүматларга бик бай һәм бәхәссез, файдалы мәйданчык булуын билгеләргә кирәк. Афәрин! Районның авыл хуҗалыгы өчен мондый чаралар бик файдалы. Белгечләрнең тәҗрибә уртаклашуы, яңа белемнәр алуы һәм проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзләве — яңа үсешләргә этәргеч ул.

Нет комментариев