Әлмәт янындагы нефть саклагычка һөҗүм ясалган, зыян күрчеләр юк
Хәвеф-хәтәр

Әлмәт янындагы нефть саклагычка һөҗүм ясалган, зыян күрчеләр юк

Дошман пилотсыз очкычлары кабат республиканың көньяк-көнчыгышына һөҗүм итте. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Оператив мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләрнең максаты Әлмәт янындагы нефть саклау резервуарлары булган. Дәвамлы һөҗүм нәтиҗәсендә берничә объектка зыян килгән.

Украина Кораллы көчләре һөҗүмендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Барлык оператив хезмәтләр нәтиҗәләрне бетерү өчен тиешле чаралар күрә.

Татар-информ


Нет комментариев