Ислам динендә фәрештәләр иман китергән кешеләр өчен Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне сорап даими дога кылалар.
Бу хакта Коръәндә «Гафир» сүрәсенең 7нче аятендә: «Тәхетне күтәрүче һәм аның тирәсендә булган фәрештәләр Раббыларын мактап кимчелектән пакълиләр, Аңа ышаналар һәм иман китергән кешеләр өчен гөнаһлары гафу ителүне сорап дога кылалар», — диелә.
Шулай ук хәдисләрдә дә аерым кешеләр турында килә: Намаз кергән вакытны көтеп утыручылар: «Намаз укыган урында тәһәрәтле килеш көтеп утырган кешегә фәрештәләр: «Йа Раббым, аны гафу ит, йа Раббым, аңа рәхмәт кыл», — дип торалар (Бохари, Мөслим).
Җомга намазында беренче рәттә булучылар: «Чынлыкта, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре беренче сафларда торучыларга фатиха бирәләр (дога кылалар)» (Ибн Мәҗәһ, Әбү Давыд).
Тәһарәтле килеш йокларга ятучылар: «Кем дә кем тәһарәтле килеш йокларга ятса, аның эчке киеме эчендә бер фәрештә кунар. Ул кеше төнлә нинди генә сәгатьтә уянмасын, фәрештә һичшиксез: „Йа Аллаһ! Бу бәндәңне гафу ит, чөнки ул тәһарәт белән йоклады“, — дип әйтер» (Ибн Хиббан).
Авыру кешенең хәлен белергә баручылар: «Мөселман кардәшенең иртән хәлен белергә барган кеше өчен меңләгән фәрештә кичкә кадәр яки кич барса, иртәнгегә кадәр истигъфар кыла» (Тирмизи).
Сәдака бирүчеләр: «Һәр көнне иртән ике фәрештә иңә һәм шуларның берсе: „Әй, Аллаһ, малын изгелеккә сарыф итүчегә үзеннән арттырып бир“, ә икенчесе: „Әй, Аллаһ, саранның малын һәлак ит“, — дип дога кыла» (Бохари, Мөслим).
Кардәше өчен аның үзе күрмәгәндә дога кылучылар: «Мөселман кешесенең үз кардәше өчен ул юк чакта кылган догасы кабул була. Аның башы янында бер фәрештә тора һәм ул үз кардәшенә яхшылык теләп дога кылган саен, әлеге фәрештә: „Әмин! Сиңа да шуның кадәр булсын!“ — дип җавап бирә» (Сахих Мөслим, 2733).
Нет комментариев