Олы Мәңгәр китапханәсендә армия хезмәтеннән кайткан егетләр белән очрашу булды.
Кунаклар үзебезнең авыл егете Сабитов Эмиль белән чыгышы белән Казан егете булса да, безнең авыл яшьләре белән аралашып, күп вакытын авылда уздыручы Габделбәров Алмаз булдылар. Егетләр белән очрашуга 8-9 сыйныф егетләре килделәр. Солдат тормышы, армиядәге тәртип, ничек армия тормышына әзерләнергә кирәк булуы турында сөйләштек. Очрашуның икенче өлеше спортзалда булды. Армиядән кайткан егетләргә каршы авыл егетләре өстәл теннисы уйнадылар. Әлбәттә, дуслык җиңде!- дип хәбәр итте Олы Мәңгәр китапханәчесе Алсу Абдуллина.
Нет комментариев