Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искәртә
24 ноябрьдә көндез һәм төнлә республиканың көнчыгыш районнарында буран һәм секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил, җепшек кар явуы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.
«Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз, урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урыннарында гына кисеп чыгыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», — диелә хәбәрдә.
Нет комментариев